Татарстанда дизель ягулыгы кыйммәтләнүен дәвам итә
Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә
Татарстанда быелның 7-14 ноябрендә дизель ягулыгы бәясе арткан. Әйтик, бер литр ягулыкның уртача бәясе 3 тиенгә – 53,01 сумнан 53,04 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Бу ел башындагыдан 2,15 сумга артыграк.
Күрсәтелгән чорда барлык маркадагы бензин бәясе элеккечә калган: АИ-92 маркалы бензинның литры – 45,94, АИ-95 – 49,39, АИ-98 маркалы бензин 60,76 сум тәшкил итә.
Искәртеп узабыз, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның литры быелның башында теркәлгән бәяләрдән арзанрак тора: АИ-92нең литры – 2, АИ-95 маркалы бензинныкы 12 тиенгә очсызрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа