Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда электричкаларда йөрү тарифы 3 сумнан арттыкка үсәргә мөмкин

Әгәр карар кабул ителсә, яңа тарифлар 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Татарстан территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирларны йөртү тарифының икътисади нигезләнгән дәрәҗәсе ун километрлы зона өчен 37,90 сумнан 41,28 сумга кадәр артырга мөмкин (ягъни 3,38 сумга).

Шул ук вакытта «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе электричкаларында беренче һәм икенче зоналарда йөрүнең максималь бәясе 44 сум тәшкил итәчәк.

Өченче һәм дүртенче зоналар буенча йөрү пассажирларга һәр зона өчен 32 сумга төшәчәк, 5-8 зоналар буенча зона өчен 27 сум, 9-13 зоналар буенча зона өчен 25 сум, 14-16 зоналар буенча зона өчен 19 сум, 17-20 зоналар буенча зона өчен 16 сум була.

Моннан тыш, Казан — Кизнер, Кизнер — Казан, Ижевск — Кизнер һәм Кизнер — Ижевск маршрутлары буенча югары дәрәҗәдә уңайлыклар булдырылган вагоннарда утырып йөрүгә өстәмә тарифлар хезмәт күрсәтүнең беренче классында 90 сум һәм икенче классында 60 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр карар кабул ителсә, яңа тарифлар 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса