Татарстанда газга һәм чүп чыгару хезмәтенә тарифларны арттыруны расладылар
Тиешле карар ведомство сайтында басылып чыкты.
Татарстанда табигый газның ваклап сату бәяләрен һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары хезмәтләренә тарифларны арттыру расланды.Аерым алганда, табигый газның бер кубометр бәясе 2026 елның 1 гыйнварыннан хәзерге 8,41 сумнан 8,55 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән 9,28 сум булачак.
Татарстанның «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнбатыш зонасында, чүп чыгару хезмәте 1 гыйнвардан каты коммуналь калдыкларның бер кубометры өчен хәзерге 598,49 сумнан 608,46 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. 1 октябрьдән хезмәт бәясе 668,70 сумга кадәр үсәчәк.
Республиканың «Гринта» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнчыгыш зонасында, каты коммуналь калдыкларны чыгару бәясе 1 гыйнвардан хәзерге 614,95 сумнан бер кубометр өчен 625,19 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән – 687,08 сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia