Татарстанда яшь галимнәрнең торакка 1,3 млн сум алу мөмкинлеге булачак
Документ проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча масштаблы программа кертергә планлаштыралар. Проект перспективалы фәнни кадрларга торак грантлары бирүне күздә тота. Конкурс нигезендә сайланылган җиңүчеләр торак шартларын яхшырту өчен 1,37 миллион сум акча ала алачак.
Акчаларны фатир сатып алганда беренчел кертемгә, яки инде сатып алынган торакка түләүләргә яисә ипотека кредитын ябуга юнәлдерергә рөхсәт ителә.
Грантка 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фәннәр докторлары дәгъва итә ала. Шулай ук кимендә өч ел фәнни эш стажы, эшчәнлектә расланган әһәмиятле казанышлар булу һәм торакка мохтаҗ буларак исәпкә куелу да мәҗбүри шартлар булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia