Татарстанда ясалган сырда үсемлек мае табылган
Роспотребнадзор судка мөрәҗәгать итте
Казан суды Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе таләпләрен хуплады һәм «Молочная мастерская» компаниясенә сөт булмаган майларны сырда һәм башка сөт продукциясендә куллануны тыйды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа лаборатор тикшерү нәтиҗәләре сәбәп булган – компания җитештергән продукция берничә төбәктә сатылган һәм тиешле нормаларга туры килмәгән. Үрнәкләрдә «үсемлек стериннары» тапканнар, бу продуктның ялган булуын аңлата. Бу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин – ул бигрәк тә балалар һәм аллергиядән интегүче кешеләр өчен куркыныч.
Хәзер фирма җитештерүне контрольдә тотуны яхшыртырга тиеш.
«Сөт продукциясе составында сөт булмаган майларны куллануны тыю, җитештерү контролен оештыру бурычын йөкләү турында дәгъва гаризасын канәгатьләндерергә», – диелә суд карарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia