Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында явым-төшем туктаячак һәм суыта башлаячак

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 14 гыйнварда, Питрәч районында температура фоны түбәнәя башлый.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яуган кардан, урыны белән бураннан соң көндез явым-төшем көтелми.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәе. Юлларда бозлавык сакланачак.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы -5..-10 градус күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса