Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда язгы ярминкәләр мартта башланачак

Бу хакта Татарстан Кулланучылар берлегенең йомгаклау җыелышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел язгы ярминкәләр үткәрүне 18 марттан 22 апрельгә кадәрге чорга килештергән. 

“Узган елда 22 ярминкә уздырылды. Анда 2,1 миллиард сумлык, шул исәптән Татпотребсоюз оешмалары тарафыннан – 200 миллион сумлык азык-төлек сатылды”, – дип билгеләп үтте министр.

Аерым алганда, ярминкәләрдә яшелчә 25-47%ка, он – 35%, йомырка – 22%, сөт – 20%, ит – 7-50%ка арзанрак бәядән сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса