Татарстанда ике маркалы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайган
Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
20-27 ноябрьдә Татарстанда ике марка бензин һәм дизель ягулыгы бераз арзанайган.
АИ-92 маркалы бензинның бәясе 0,43 процентка яки 22 тиенгә төште, хәзер аның литры 49,25 сум тора. АИ-95 маркалысы 0,33 процентка яки 18 тиенгә арзанайды, хәзер аның бер литры өчен 53,11 сум түләргә кирәк.
Дизель ягулыгы 0,24 процентка яки 15 тиенгә арзанайды, хәзер 1 литры 59,46 сум.
Шул ук вакытта АИ-98 һәм башка маркалы бензинның бәясе үзгәрешсез калды, 1 литры 66,01 сум тора.
2022 елның декабре белән чагыштырганда, Татарстанда АИ-92 маркалы бензинның бәясе 7,78 процентка, АИ-95 маркалы 7,81 процентка, АИ-98 маркалы 8,52 процентка, дизель ягулыгы 9,7 процентка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia