Татарстанда иң кирәкле һөнәрләр исемлеге билгеле
Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Татарстанның хезмәт базарында машина йөртүчеләр, инженерлар, табиблар һәм шәфкать туташларына ихтыяҗ күзәтелә.
«Ихтыяҗ булган һөнәрләр рейтингы башында инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр, шулай ук төзелеш тармагындагы һөнәр вәкилләре – штукатурчылар, арматурчылар, монтажчылар, ташчылар тора. Социаль өлкәдә – табиблар, шәфкать туташлары, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары. Шулай ук инженерлар һәм агрономнар җитмәве күзәтелә», – дип билгеләп үтте Зарипова иң кирәкле белгечлекләр буенча хезмәт хакларын тәкъдим итеп.
Зарипова сүзләренчә, Россия хезмәт базары бик тиз үзгәреп тора. ИТ-тармакта үсешнең тотрыклы тенденциясе актив чагыла.
«Бүген ул югары актуальлек һәм көндәшлеккә сәләтле булуын күрсәтә. Шулай ук программистлар җитмәве дә билгеләп үтелә. Эш бирүчеләр аларга бик мохтаҗ», – дип хәбәр итте министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia