Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда иң өлкән ир-ат Питрәч авылында яши

Аңа 103 яшь

Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24% тәшкил итә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Төбәктә, гомумән, ил буенча кебек үк, өлкән яшьтәге кешеләр саны һәм аларның гомуми халык санында өлеше арта.

«Бүген республикада эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 967 000 кеше яши. Елдан-ел йөз еллык чиген узган кешеләр саны арта. Быел алар 208 кеше, күбрәк хатын-кызлар өстенлек итә. Иң өлкән ир-ат Питрәч районында яши, быел ул 103 яшьлеген билгеләп үтте. 1915 елгы хатын-кыз Зәйдә яши, аңа 108 яшь», - дип билгеләп үтте Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса