Татарстанда кабат бруцеллез очраклары теркәлгән
30 ел онытылып торган инфекция кабаттан кешеләргә һәм хайваннарга яный
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Татарстанның ветеринария хезмәте чаң суга: утыз ел иминлектә яшәгәннән соң, республикада кабат бруцеллез – хайваннардан кешегә күчә торган куркыныч авыру очраклары теркәлгән. Бүгенге көндә төбәктә алты эпизоотик учак ачыкланган: Чүпрәле, Чирмешән, Балтач районнарында. Балык Бистәсендә – өч.
Питрәч районының баш ветеринария табибы Сергей Анатольевич Егоров кисәтә:
– Бруцеллезны башлангыч стадиядә тышкы билгеләре буенча ачыклап булмый, ул шуның белән куркыныч та. Хайван сәламәт булып күренергә мөмкин. Шуңа күрә лаборатор диагностика бик мөһим – ул гына авыруны таралганчы ачыкларга мөмкинлек бирә.
Авыру мөгезле терлекләрне генә түгел, ә этләрне, мәчеләрне, ә иң мөһиме – кешеләрне дә зарарлый. Чир йоктыруның төп юллары: авыру хайван сөтен яки итен куллану; йогышлы хайваннар белән контакт; авыру сыер соңгылыгын ашап йоктырган, аннары бактерияләрен төкерек һәм экскрементлар аша таратырга мөмкин булган этләр.
– Фермада ук яңа сауган сөт эчеп, хезмәт күрсәтүче персоналның да чир йоктырганлыгы ачыкланганы булды, – дип сөйләде Егоров.
Терлекчелек хуҗалыклары өчен аның нәтиҗәләре зур мәшәкатьләр тудыра. Инфекция учагында барлык терлекләрне мәҗбүри рәвештә суялар. Өстәвенә, терлекләрне суярга һәм махсус эшкәртүгә Дагестанга җибәрәләр, чөнки Татарстанда мондый очраклар өчен җиһазландырылган предприятиеләр юк. Финанс югалтулары бик зур. Моннан тыш, терлекләрнең хәрәкәтенә һәм продукция сатуга катгый чикләүләр кертелә.
– Хәзер хәтта имин хуҗалыклард анда терлекләрне ит комбинатына суярга 30 көн кала кан анализы ясамыйча чыгарып булмый, – дип аңлата районның баш ветеринария табибы.
– Кешедә бруцеллез органнарның һәм системаларның күпсанлы зарарлануы белән характерлана, – дип аңлата ветеринария табибы Алинә Зәйнетдинова. – Авыру бизгәк белән бергә бара, кан тамырлары, нерв системалары, терәк-хәрәкәт аппараты, ашказаны-эчәк тракты, сулыш органнары һәм башкалар зарарлана. Бу бик җитди чир.
1. Терлекне кулдан алганда да, документсыз сатып алмагыз!
– Төп авырулар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда башлана, кешеләр хайваннарны шикле сайтлардан “арзан бәягә” ветеринария тикшерүеннән башка сатып ала, – дип кисәтә Сергей Анатольевич.
2. Сөтне кайнатыгыз!
Бруцеллалар югары температурада үлә – кайнатылмаган сөт бик куркыныч.
3. Фермаларда куркынычсызлык чараларын үтәгез:
Закон буенча терлекчелек хуҗалыкларында территорияләрне коймалап алу, транспорт өчен дезинфекция барьерлары (инфекцияне тәгәрмәчләр белән җиңел күчереп була), персонал өчен санпропускниклар кирәк.
4. Терлекләр һәм терлекчелек продукциясен сатып алганда ветеринария документлары таләп итегез.
Авыл хуҗалыгы терлекләрен сатып алуда барлык кирәкле ветеринария белешмәләре һәм сертификатлары булу мәҗбүри булырга тиеш, югыйсә хуҗалыкка инфекция керү куркынычы бар.
– Әгәр дә сез хайванның үзен сәер тотканын күрсәгез яки күрше хуҗалыкларда бруцеллез очраклары турында белсәгез, кичекмәстән ветхезмәткә хәбәр итегез! Чараларны никадәр иртәрәк башласак, тискәре нәтиҗәләр дә шулкадәр азрак булачак, – дип ассызыклый Егоров.
Бруцеллез – ул икътисади зыян гына түгел, ә кешеләр сәламәтлегенә реаль куркыныч та. Гади генә саклык чаралары сезнең хуҗалыкны да, гаиләгезне дә сакларга ярдәм итәр.
– Шуны исегездә тотыгыз: авыруны йоктыру җиңел, ә аңа каршы көрәшү – озак һәм кыйммәткә төшә, – дип нәтиҗә ясады Питрәч районының баш ветеринария табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа