Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда кайбер кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кабан дуңгызын аулау сезоны ябыла

Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

Бүген республикада төлкегә, корсакка, үр куянына, ондатрага, сусарга, янутсыман эткә, кондыз һәм кабанга ау чоры тәмамлана.

Исегезгә төшерәбез: аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, кабаннан башка, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.

Кабанны аулап алу турындагы белешмәләр рөхсәт алган урынга хайванны аулап алганнан соң 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Әгәр дә хайван аулап алынмаган булса, мондый белешмәләрне аулау срогы тәмамланганнан соң 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.

Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмау яисә вакытында тапшырмау гражданны 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, аулап алынган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмаган яисә вакытында тапшырмаган өчен РФнең Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X