Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү артты
Хәзер ул 3,1 миллион сум тәшкил итәчәк
Татарстан Республикасы Рәисе Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер ул 3,1 миллион сум тәшкил итәчәк - бу илдә иң югары түләүләрнең берсе.
«Без һәрвакыт хәрбиләребезгә ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез. Безнең бурыч - һәрьяклап ярдәм күрсәтү», - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.
Түләү ике өлештән тора: 2,7 млн сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан.Бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру – Татарстанда хәрбиләргә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән системасының бер өлеше генә.
Татарстанда контрактчылар контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң тулы озатып йөрүгә исәп тота ала. Моны хәрби хезмәткәрләр үзләре дә таный. Ел башыннан июль ахырына кадәр Республикада якынча 10 мең кеше контракт төзегән инде.
Республикага илнең башка төбәкләреннән килүче потенциаль контрактчыларга юл, яшәү һәм туклану өчен түләячәкләр. Рәсмиләштерү берничә көннән дә артык вакыт алмаячак. Казанда махсус моның өчен «Батыр» контракт буенча хезмәткә сайлап алу үзәге ачылды.
Моннан тыш, республикада 10 августка кадәр укып, БПЛА бүлекчәләренә юллама алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан - РФ Саклану министрлыгының элиталы Африка корпусына эләгергә мөмкин булган аз санлы төбәкләрнең берсе.
Контракт имзалаучыларны монда экипировка белән тәэмин итәләр һәм үзәкләштерелгән рәвештә формалаштыру урыны буенча частьларга җибәрәләр, алар анда полигоннарда әзерлек уза. Частька алынганнан соң ук хәрбиләр бер тапкыр бирелә торган түләү – 3,1 миллион сум ала. Махсус хәрби операция зонасында аларның акчалата тәэмин ителеше аена 210 мең сумнан һәм аннан да югарырак була.
Махсус хәрби операциядә һәр катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләрне алачак. Анда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Татарстанда ташламаларның тулы спектры каралган: 10 миллион сумга кадәр бурычны түләмәү, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге, югары һәм урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа