Татарстанда кунакханәләргә МАХ аша урнашырга мөмкин булачак
Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда кунакханә кунакларын MАX мессенджеры аша цифрлы урнаштыру буенча пилот проектын гамәлгә кертү планлаштырыла.
Инициативаның максаты – кунакханәләрдә теркәлү процедурасын гадиләштерү. Туристлар номерлардан ачкычларны цифрлы форматта ала алачак, бу кәгазь документлар тутыруны бетереп, кунакханә хезмәткәрләренә йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк.
Төбәкнең барлык кунакханәләре һәм башка урнаштыру чаралары проектта катнашырга чакырыла. Моның өчен Туризм буенча дәүләт комитетының электрон почтасы аша заявка җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia