Татарстанда кызыл чөгендер кыйммәтләнде һәм кыяр арзанайды
Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Татарстанда бер атна эчендә кыяр тагын 5,96 процентка арзанайды. 1 килограмм кыярның бәясе 164,48 сумга кадәр төште.
Моннан тыш, пешкән колбаса 2,29 процентка, килограммы 422,35 сумга кадәр арзанайды, кәбестәнең бәясе 2,8 процентка, ягъни 37,64 сумга кадәр, карабодайның бәясе 2,02 процентка, ягъни 97,98 сумга кадәр, суган бәясе 1,36 процентка, ягъни 36,56 сумга кадәр төште.
Шул ук вакытта кайбер продуктлар, киресенчә, 25 марттан 1 апрельгә кадәрге чорда кыйммәтләнде. Кызыл чөгендер бәясе аеруча сизелерлек үзгәрде - 4,21 процентка, 43,88 сумга кадәр кыйммәтләнгән, кишер 2,49 процентка, ягъни 40,89 сумга кадәр арткан.
Балалар туклануы өчен ит консерваларына, эшкәртелмәгән балыкка, маргаринга, тавык йомыркасына, шикәр комына, аш тозына, дөге һәм алма бәяләре 2 процентка күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа