Татарстанда үлүчеләр саны кимегән
Федераль дәүләт статистикасы материалларыннан күренгәнчә
2022 елның дүрт аенда Татарстанда үлүчеләр саны 16 444 кеше тәшкил иткән. 2021 елның гыйнвар-апрель айлары белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2,8 процентка кимегән.
Узган елның шул ук чорында Татарстан Республикасында 16 925 кеше үлеме теркәлгән.
2022 елның апрелендә республикада 3 427 кеше үлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,9 процентка кимрәк.
Элек быел гыйнвар-апрель айларында Татарстанда туучылар саны шулай ук кимегәнлеге хәбәр ителгән иде. Әлеге күрсәткеч 8,5 процентка ким.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia