Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек егетне тоткарладылар

Егет тулы гаиләдә тәрбияләнә, психиатрда исәптә тормый.

Татарстанда үзе укый торган Кукмара мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек укучыны тоткарладылар.

Билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә яшь кешегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Шуннан соң яшүсмернең тоткарлануы турында билгеле була.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, балаклав, тактик перчаткалар һәм язмалар белән дәфтәр табылган. Егет тулы гаиләдә тәрбияләнә, психиатрда исәптә тормый.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса