Татарстанда массакүләм чаралар планлаштырганда иминлек чаралары көчәйтеләчәк
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.
Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган теракттан соң Татарстанда массакүләм чаралар планлаштырганда иминлек чаралары көчәйтеләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсе үткәрде, анда хокук саклау органнары җитәкчеләре белән узган очрашу хакында хәбәр итте. Ул Росгвардия көче белән сәүдә-күңел ачу үзәкләре тикшереләчәген билгеләп үтте.
ТР Рәисе массакүләм чаралар планлаштырганда эчке эшләр органнары белән өстәмә килештерүләр, шулай ук объектларның инженер-техник ныгытылуы һәм террор куркынычыннан саклануы ягыннан комиссион тикшерүләр таләп ителәчәген искәртте.
«Массакүләм чаралар оештыручылар шәхси сак оешмалары көчләре һәм чараларын максималь җәлеп итеп иминлекне тәэмин итәргә бурычлы. Без гражданнарыбызның тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга тиеш түгел», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм 22 март кичендә булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кешенең гомере өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia