Татарстанда махсус операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәмне озайтырга тәкъдим иттеләр
Тиешле закон проектын Татарстан Министрлар Кабинеты республика Дәүләт Советына кертте.
Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр.
«Закон проекты тарафыннан Россия Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр буларак махсус хәрби операциядә катнашкан, шулай ук аларның ата-аналары, ирләре һәм хатыннары, балигъ булмаган балалары тарафыннан социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукын озайту күздә тотыла», - диелә документка аңлатма язуында.
Үзгәрешләр «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында»гы законга кертелә һәм бу проект парламентта алдан карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа