Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү чаралары турында белешмәлек чыкты

Брошюра федерация сайтында урнаштырылган.

Татарстан халкына уңайлы булсын өчен ТР Һөнәри берлекләр федерациясе «Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә социаль-хезмәт гарантияләре һәм ярдәм чаралары турында» белешмәлек чыгарды. Брошюра федерация сайтында урнаштырылган.

Белешмәлектә социаль-хезмәт гарантияләре, социаль һәм салым ярдәме чаралары санап үтелгән, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләрен РФ Саклану министрлыгы шифаханәсендә һәм ял базасында дәвалану өчен юлламалар белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирелгән.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнарына мәшгульлек, белем бирү өлкәсендә тәкъдим ителә торган мөмкинлекләр аерым бүлекләр белән санап үтелгән.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүдә өстәмә чаралар билгели ала», - диелә брошюрада һәм гамәлдәге чараларның исемлеге китерелә.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса