Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда пенсиянең уртача күләме ничә сум тәшкил итә

Бу хакта төбәк социаль фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республикада пенсиянең уртача күләме 20,6 мең сум тәшкил итә.

Шулай ук бүлектә билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 37 елдан да ким булмаган стажы булган хатын-кызларга һәм 42 елдан да ким булмаган стажлы ир-атларга 1,5 меңнән артык пенсия билгеләгән.

Исегезгә төшерәбез, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен озын стажга Россиядә мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары исәпләнгән һәм түләнгән эш чоры гына исәпкә алына. Моннан тыш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие алу, чакыру буенча хәрби хезмәткә үтү чоры исәпкә алына. Махсус хәрби операциядә катнашу яки ирекле формированиедә булу иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә.

Шунысын да истә тотарга кирәк, гомуми иминият стажына исәпләнгән, әмма озын стажга кертелмәгән кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар. Бу - ел ярымга кадәрге балаларны карау, эшкә сәләтсез гражданнарны карау, эшсезлек буенча пособие алу вакыты һәм башка кайбер фактлар.

«Булган стажны тикшерү өчен, татарстанлылар шәхси счеттан өземтә сорый ала. Моны дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинетта» электрон рәвештә эшләргә яисә Күпфункцияле үзәк офисына яисә Фондның клиент хезмәтенә килергә мөмкин», - дип аңлатты Татарстан буенча Россия Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә консультацияне Россия Социаль фонд контакт-үзәгендә 8-800-1-00000-1 номеры буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса