Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда помидор һәм банан кыйммәтләнде

Бу Татарстанстат статистикасыннан күренә

Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 сентябрьдә, помидор, банан һәм йомырка кыйммәтләнде.

Әйтик, помидорның бер килограммы - 7,67 (хәзер ул 90,14 сум тора), бананның килограммы 6,25 процентка (120,78 сум) артты. Йомырканың дистәсе дә 7,74 процентка кыйммәтләнде, хәзер аны 70,86 сумга сатып алырга туры киләчәк. Кәбестә – 3,45, кара чәй – 1,08, ипи бәясе 1,05 процентка артты.

Узган җиде көндә товарларның икенче бер өлешенең, киресенчә, бәясе төште. Әйтик, кишер – 7,55 (хәзер ул 33,64 сум тора), алма 2,87 процентка (109,63 сум) арзанайды. Кыяр, аш чөгендере, бәрәңге бәясе дә 2 процентка кимеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса