Татарстанда сәүдә челтәрләренә товар китерү тулысынча тәэмин ителде
Республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус шулай дип белдерде.
Татарстанда сәүдә челтәрләренә товар китерү тулысынча торгызылды, көчле буран һәм трассалар ябылу сәбәпле бу эштә тоткарлык барлыкка килгән иде.
«Метеорологик шартларга бәйле рәвештә M12, M7 федераль трассалары ябылды. Фуралар туктап торырга мәҗбүр булды. Хәзерге вакытта барлык сәүдә челтәрләренә дә товар китерә башладылар», - дип аңлатты Этус.
Министр республикада юлларны кардан чистартуда кыенлыклар күзәтелүен билгеләп үтте. Шулай да муниципаль һәм шәһәр хезмәтләре эшне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау өчен мөмкин булган бөтен чараларны да күрә.
Этус сүзләренчә, кибет киштәләреннән продукциянең тиз арада юкка чыгуына кешеләр тудырган ыгы-зыгы йогынты ясады, алар товарны алдагы көнгә сатып ала. Әмма бу продукцияне еш кына күршедәге сәүдә нокталарында да табарга мөмкин.
Министр урынбасары инде 26-27 гыйнварда ук сәүдә нокталарында барлык киштәләрнең товар белән тулачагын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia