Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме артачак

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме быел 718 млн сумга кадәр артачак. 

«Федераль катнашы булган фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме алымнары үзгәрә, кайбер программалар төгәлләнә, әмма яңа юнәлешләр кертелә», - дип сөйләделәр ведомствода.

Шулай итеп, барлык фермерларга грантлар бер елдан артык эшчәнлек алып бару шарты белән биреләчәк. Грант күләме, проектны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән үз акчаларының күләменә карап, 5 млн сумнан 30 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

«Мәсәлән, 10 процент күләмендә үз акчаларыңны керткәндә грант 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк, 20 процент булганда – 8 млн сум, 30 процент булганда – 15 млн сум, 40 процент булганда – 30 млн сумга кадәр», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесын ачуга грант ярдәме каралган. Грант күләме - 7 млн сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса