Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда студентлар мәсьәләләренә багышланган кайнар линия узачак

Республика халкы консультацияләр һәм аңлатмалар ала алачак

23 гыйнварда, Россия студентлары көне алдыннан, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе тематик кайнар линия үткәрәчәк. 10:00дән 12:00 сәгатькә кадәр гражданнарның сорауларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.

Фикер алышуның төп темасы студент яшьләрнең тормышы һәм белем алуы белән бәйле мәсьәләләр булачак. Республика халкы студентларның хокукый һәм социаль аспектлары буенча консультацияләр һәм аңлатмалар ала алачак.

Кайнар линиягә 8 (843) 221-80-35 телефоны буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса