Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәре билгеле булды

Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады.

Аерым алганда, «ай календаре һәм традицияләр нигезендә» Ураза бәйрәме 30 мартта башланачак.

Үз чиратында, мөселманнар Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәкләр, диелгән документта.

Быел алтынчы июнь җомгага туры киләчәк, ул шулай итеп ял көне булачак. 2025 елның 30 марты якшәмбегә туры килә. Шунлыктан ял көннәре белән туры килә торган республика бәйрәм көннәре күчерелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса