Татарстанда халыкларның гореф-гадәтләрен популярлаштыру чаралары оештырылачак
Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә республикада яшәүче халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм милли костюмнарын популярлаштыру чараларын ел саен планлаштырырга кушты.
«Татарстан Республикасында этномәдәни күптөрлелекне саклау, өйрәнү һәм аларга ярдәм итү чараларын камилләштерү максатларында», – дип аңлатыла документта.
Министрлар Кабинетына мондый чараларны оештыру һәм үткәрү буенча методик киңәшләр әзерләргә кирәк.
Күрсәтмәдә ТР Дәүләт органнары, муниципалитетларның җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга тиешле чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа