Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр

Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә.

Көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен булуы көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, синоптиклар кайбер урыннарда боз явыр дип фаразлый.

Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак. Көндез +24..+29 градус җылылык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса