Татарстанда законнарны системалаштыру технологияләрен үзләштерәләр
Бу хакта республика ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Юстиция министрлыгы Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган Федераль регистрларны һәм норматив хокукый актларның дәүләт реестрларын алып бару буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
ТР юстиция министры урынбасары Мөхәрәм Ибәтов рәислегендәге конференцияне онлайн-трансляциягә профильле бүлекләр җитәкчеләре Ралия Гарифуллина, Наталья Казанцева, Эльмира Слепнева, шулай ук министрлык хезмәткәрләре кушылды.
Конференция хокукый актларны системалаштыруның, законнар системасын цифрлаштыруның һәм норматив документлар регистрын алып баруны камилләштерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Катнашучылар РФ субъектларында хокукый актларны системалаштыру турында типовой закон проектына, стратегик планлаштыруга һәм төбәк норматив актларына хокукый экспертиза үткәрү методикаларына аерым игътибар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia