Татарстанга кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады
Бу хакта ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанга көньяктан кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады. Күчмә кошларны республиканың Чүпрәле районында күреп алдылар.
Ведомствода аңлатуларынча, кайтучы кошлар азык өчен басуларда туктала, чөнки озын очышлар зур энергия запасы таләп итә.
Узган 2023 елда күп кенә күчмә кошлар Татарстанга ике атна алдан кайткан иде. Аларның кайберләре көзнең җылы булуы сәбәпле ноябрьгә кадәр республикада калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа