Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга мигрантларның 58 проценты эшләргә килә

Бу хакта «Безнең йорт – Татарстан» журналы белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

Татарстанга мигрантларның 58 проценты республикага эшкә килә.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы статистикасы буенча, аларның 58 проценты Татарстанга эшкә килә. Шулай ук чит ил гражданнары безгә белем алырга яисә дәваланырга килә, соңыннан күпләр гаиләләре белән республикада яшәргә кала», – диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе республика Хөкүмәтенең мигрантларны адаптацияләү буенча алып барган эшенә игътибар итте. Квартал саен түгәрәк өстәлләр уздырыла, анда милли берләшмәләр лидерларына миграция законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр һәм килеп чыккан мәсьәләләрне оператив хәл итәләр. Мондый чаралар нәтиҗәле булган, хәзер республика муниципалитетларында да үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса