Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәк?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча

Татарстанда алдагы көннәрдә суытачак. Һава температурасының -27..-21 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.

Моның сәбәбе – Арктикадан салкын һава үтеп керүен тәэмин итәчәк антициклон. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

Спикер сүзләренчә, җомга, 16 февраль һәм шимбә, 17 февраль – иң салкын көннәр. Алга таба җылыта башлаячак, чөнки республикага Атлантик циклон килә.

Салкынайтып алганнан соң, температура күтәрелә башлаячак, әмма Переведенцев буран чыгу, бозлы яңгыр яву ихтималы хакында да кисәтте.

Аның фаразлавынча, «чын яз» якынча 30 март – 3 апрельдә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса