Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлыларга кайчан ял итү отышлырак булуын һәм түләүнең ничек исәпләнүен аңлаттылар

Айлык эш көннәре күбрәк булган саен, отпуск алу отышлырак була

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе җәй көне ял итәргә ярата. Ялларны дәүләт бәйрәмнәре хисабына озайтырга мөмкин. Айлык эш көннәре күбрәк булган саен, отпуск алу отышлырак була, чөнки бу очракта смена бәясе уртача хезмәт хакы буенча түләүдән югарырак, дип аңлата  Объясняем.РФ телеграм-каналы.

Моннан тыш, экспертлар шуны истә тотарга киңәш итә: ял дәүләт бәйрәмнәренә туры килсә, ул автомат рәвештә эшләми торган көннәр санына озайтыла. Шуңа күрә, әгәр хезмәткәр күбрәк отпуск алырга тели икән аңа отпуск өчен март, август, октябрь, июнь, июль, сентябрь, ноябрь һәм декабрь айларын сайларга кирәк.

«Әгәр сезгә күбрәк ял көннәре мөһимрәк булса, ялыгызны бәйрәмнәр белән берләштерү өчен гыйнвар яки майны сайлагыз», – диелә хәбәрдә.

Түләүне гадиләштерелгән формула буенча исәпләргә тәкъдим ителә: еллык хезмәт хакы суммасы / 12 ай / 29,3 (елның уртача айлык көннәре саны) × ял көннәре санына.

Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк: хезмәт хакын исәпләгәндә больничный, командировка өчен түләүләр һәм матди ярдәмнән башка барлык түләүләр исәпкә алына.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса