Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Хушлашу 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.

Бүген 81 яшендә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат булды. 

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Балалар өчен пьесалар яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рольләре: Сева — «Ата хакы — Тәңре хакы» (В.Лаврентьев); Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Сәйхун — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера», Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Ильяс — «Агыйдел» (М.Әмир); Рәшит — «Назлы кияү», Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Гайфи — «Күк капусы ачылса», Гыймран — «Ике килен-килендәш» Шәйдулла — «Талак, талак» (Х.Вахит), Хөләй — «Качаклар», Бикәмәт — «3ифа» (Н.Исәнбәт); Бригелла — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Казыйхан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Ислам — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Хәмзә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Кларин – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса