Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТАТУ ГАИЛӘ СЕРЕ САБЫРЛЫКТА

Район башлыгы Эдуард Дияров, ТР буенча Россия ФСКН идарәсе вәкилләре катнашындагы тантаналы кабул итүгә барлык авыл җирлекләреннән район, республика үсешенә зур өлеш керткән гаилә парлары чакырылды. Очрашуда гаилә парлары тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Шулай ук гаиләдә иң мәхәббәт һәм узара аңлашуның мөһим булуын билгеләп үттеләр.


Күптән түгел Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы парларын тантаналы кабул итте. Бу районыбызны иң яхшы гаилә парларны хөрмәтләүгә рухландырды. Тантаналы кабул итү Питрәчнең 2 нче урта мәктәбендә үтте. Әлеге чарага килүчеләр өчен концерт күрсәтелде, аннан соң аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Район башлыгы Эдуард Мәхмүтович үз чыгышында түбәндәгеләрне әйтеп узды:
- Сез - тормышның төп кыйммәтләрен саклаучылар. Сез аларны балаларыгызга, кайберләрегез оныкларыгызга тапшырасыз. Гаилә җепләренең нык булуы сөендерә генә. Сезнең һәм ул-кызларыгыз яулаган уңышларга карап республикабызның көче арта гына бара. Гаилә ул - җәмгыятьнең төп нигезе. Анда барлык авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгасың.
Әлеге чара дустанә мөнәсәбәттә үтте. Мәдәният йорты артистларының мәхәббәт һәм тугрылык турындагы моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Табын артында бары тик изге теләкләр, матур сүзләр генә әйтелде. Чарага чакырылган һәрбер кунакка сүз бирелде. Барлык эыелганнар үзләрен хөрмәтләүләре өчен Эдуард Дияровка рәхмәтен белдерде. Шулай ук алар очрактан файдаланып, үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Бикмуллинннар гаиләсе башлыгы Габдулла Шәмсевәли улына мәгариф өлкәсендә күпьеллык хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул озак еллар Татар Казысы гомумбелем мәктәбе директоры вазифасын башкарган.
Очрашуда катнашкан һәр пар истәлек бүләкләре алды. Ирле-хатынлы Бочкаревларга аеруча игътибар ителде. Алар узган ел көмеш туйларын билгеләп үткән. Асрамага 4 бала алып, тәрбияләп үстергәннәр. Полиция подполковнигы Ольга Куприянова әлеге гаилә парына тузан суырткыч тапшырды.

Очрактан файдаланып, без очрашуга чакырылганннардан бәхетле гаилә серләре белән уртаклашуларын сорадык.
Мөнирә һәм Марат Габдуллаҗановлар (27 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр):
- Гаиләдә бер-береңне аңлап, бер-береңә ышанып, яратып яшәсәң, газиз балаларың янәшәңдә булса, дөньялар тыныч булса, аннан зур бәхет юктыр ул.
Сания һәм Рифат Әхмәтҗановлар (57 ел бергә гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр):
- Гаиләдә татулык, дуслык булса гына ул нык буладыр. Бер-береңә юл куя, бер-береңне тыңлап яшәргә кирәк. Гаилә булгач мин, син дип түгел, ә без дип сөйләшергә кирәк.
Алинә һәм Әхмәт Борнашевлар (46 ел бергә гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннр):
- Гаиләдә иң мөһиме - узара аңлашып, бер-береңә булышып яшәү. Шатлыкта да, кайгыда да бер-береңә терәк булырга кирәк. Балалар, ата-аналарыгызны хөрмәт итегез, шул чакта гына сезне дә хөрмәт итәрләр, яхшы яктан бәяләрләр.
Наталья һәм Илдар Кадриевлар (35 ел бергә гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр):
- Гаиләдә матди як түгел, ә рухи кыйммәтләргә өстенлек итсә, гаилә нык була. Бер-береңне кайгыртып, якыннарыңны хөрмәт итеп яшәүдән тәм таба белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса