Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әти эшен дәвам итим, дидем”

14 сентябрь көнне Шәле авылында яшәүче Илдар Хәйруллинның урман каравылчысы булып эшли башлавына нәкъ 14 ел була.

Ул үзен белә башлаганнан бирле урманда инде. Әтисе Рәхмәтулла абый утыз бер ел урман каравылчысы булып эшли. Гомере генә кыска була, 53 яшендә эшләп йөргән җиреннән үлеп китә. Бу вакытта Илдарның Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, диплом яклап йөргән көннәре була. Алган һөнәре буенча бер көн дә эшләргә туры килми аңа. Әтисен күмүгә аны урман каравылчысы итеп куялар.
Кечкенәдән әтисенә ияреп бөтен урман эшенең серен белеп үскәнгәме, эшләп китүе авыр булмый аңа. Авыл халкы да якын итә, әтисенә булган хөрмәт улына күчә. Аның төп вазыйфасы - сезонлы урман хуҗалыгы эшләрен оештыру һәм үткәрү, контрольдә тоту, күзәтчелек итү, урманнарны чистарту, янгыннардан саклау. Эшен җиренә җиткереп башкарган, биргән вәгъдәсендә тора торган егеткә булышырга гына торалар. Илдар үзе дә: "Элек эшләргә җиңелрәк иде, - ди. - Халык урман каравылчысына булышыр өчен атлыгып торды. Кайсына утын, кайсына материал кирәк дигәндәй. Болыннарда печән чабучылар да булышалар иде. Ә хәзер бит печәнне сатып кына алалар, күпләрнең хәтта мунчаларына да газ кергән. Өй салу өчен агач материалын да такта базарыннан гына барып алалар. Әле ярый мәктәп укучылары бар. Алар безнең иң зур ярдәмчеләребез. Шуңа күрә үзебез дә мәктәпкә кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә генә торабыз," - ди ул.
Заман җилләре, оптимальләштерү урманга да кагылмый калмый. Лаеш урманчылыгының Питрәч участогында элек егермедән артык урман каравылчысы эшләсә, бүген алар бишәү генә. Ә бу мәйдан аз да түгел - 12935 гектар. Илдар үзе 2858 гектар урманда хезмәт куя. Җаваплылык зур. Шуңа күрә дә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урманда булырга туры килә аңа. Җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин яштән шунда үскәнгәме, әллә әтисеннән урманга мәхәббәт хисе күчкәнгәме үз эшен авырыксынмый, яратып башкара: "Коллективыбыз яхшы, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, шуңа да кайбер авырлыклар тоелмый да кала", - ди ул.
Яшьләр бизнеска, эшмәкәрлеккә тартылган заманда урман каравылчысы булып эшләүне бар кеше дә булдыра алмый. Бар күңелен әлеге эшкә салганнар гына биредә эшли ала.
Булганнан бар да була, диләр. Илдар гаиләсендә дә балаларына - үрнәк әти,тормыш иптәше Алинәгә - ышанычлы тормыш юлдашы, әнисе Әлфия апага - олыгайган көнендә терәк. Кызлары инде үсеп килә. Яшь аралары бер генә ел булган Ильсөя белән Кадрия сигезенче сыйныфта укый. Унҗиденче ел иңгә-иң куеп тормыш итүче Алинәсе Питрәч РГЭС та эшли. Әнисе Әлфия апа өй җылысын саклап тәмле ашлары белән каршы алып, җылы сүзләре белән озатып тора.
Урманчылык эше - иң саваплы эшләрнең берседер, мөгаен. Җир йөзендә бер генә агач утыртсаң да зур изгелек санала. Ә алар ел саен меңнәрчә төп агач утырталар, урманнарны чистарталар, табигатьне саклыйлар. Бу авыр эштә эшләүчеләргә сабырлык теләп, бәйрәмнәре алдыннан иң изге теләкләрне юллап калабыз.
Рәсемдә: Илдар гаиләсе белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса