Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тиздән Муллиннар гаиләсе яңа йортка күчәчәк

Кибәчтә яшәүчеләрдән хәзерге вакытта авылыгызның кул эшләре остасы дип кемне атар идегез дип сорасаң, һичшиксез, Михаил Муллин, дип җавап кайтарачаклар. Без аның янында кунакта булып кайттык.

Михаил Иванович Кибәчтә туган, үскән, шунда яши, эшли. Ул балачактан комбайнчы булырга хыялланган, зур комбайнга утырып иген урырга, ашлык җыярга теләгән. Вакытлар үтү белән аның хыялы чынга аша, ул комбайнчы була. Авыл малайлары бит балачактан техникага, иген басуларына тартыла. Михаил да шундый була. Ул машина йөртүче, механизатор һөнәреннән тыш, тимерче, эретеп-ябыштыручы эшенә дә өйрәнгән. Чып-чын кул остасы.
- Без яши торган йорт иске иде шуңа да гаиләм - хатыным Лариса, өч улым белән киңәшләштек тә яңа йорт салырга булдык. Тиздән, киләсе елга, өй туе үткәрәчәкбез. Йортның нигезеннән алып түбәсенә кадәр улларым белән үз кулларыбыз белән эшләп чыктык. Менә әкренләп төзелеш эшләрен тәмамлап киләбез.
Михаил Иванович иң мөһим бүләкләренең берсен 2000 елда алган. Бу вакытта “Енисей” комбайнында эшләүче комбайнчылар арасында республика буенча беренче урын алган ул, шуның өчен аңа “Нива” автомобиле бүләк иткәннәр. Машина әле дә йөри, аны ул карап, тәрбияләп кенә тора. Шулай ук урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча бүләккә алган “Минск” мотоциклы да йөри.
- Мин мотоцикл белән балык тотарга йөрим, аның белән бөтен җирдән үтеп йөрергә була, бензин да азрак китә. Буш вакытларымда Мишәдә, күлләрдә балык тотарга, табигатьтә ял итәргә яратам.
Инде бик тиздән безне кабат эшләр көтә, авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куярга, тырмаларны, культиваторларны, чәчкечләрне һәм башка техниканы ремонтларга кирәк. Безнең эш җитәрлек, – диде ул безгә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч җире кешеләре