“Тиздән тимер туебызны билгеләп үтәчәкбез”
Кощак авылында гомер итүче Хәбибрахман Фәйзрахман улы Гыйльфановны 90 яшьлек юбилее белән котларга район хакимияте вәкилләре килде. Ул аларны хәтеренең яхшы булуы белән гаҗәпләндерде. Аның туганнары кунаклар өчен мул табын әзерләгәннәр, өйдә пешерелгән ипи, тәмле торт, салатлар, хуш исле чәй белән сыйладылар. Өстәл артында юбиляр үзенең озын тормыш юлы турында сөйләде.
Шунысы гаҗәп, Хәбибрахман Фәйзрахманович моннан 50, 60, 70 ел элек белгән кешеләрнең исем-фамилияләрен һәм хәтта яшәү урыннарын хәтерли. Ул үзе Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында, крестьян гаиләсендә туа. Әтисе белән кырга эшләргә йөргәнен хәтерли. Тырышлыгы һәм эш сөючәнлеге өчен колхоз рәисе Хәбибрахманга формалы кием тапшыра хәтта. Әтисе фронтка киткәндә, ул инде яшьтәшләре белән җәен печән чаба, ә кышын вакытын мәктәптә үткәрә. Сигез сыйныф укып, итекче булып мастерскойга эшкә урнаша. 1949 елда Совет армиясе сафларына китә, Краснодар төбәгендә радист булып хезмәт итә. 1953 елда демобилизацияләнгәннән соң, Казанга кайткач, Алабугада яшь милиционер курсларын уза һәм шул вакыттан бирле 22 ел дәвамында башта Яшел Үзән районында, ә 1962 елдан Питрәч районында гражданнар хокукларын һәм тынычлыгын саклый. 1972 елда авырып киткәнен дулкынланып искә ала ул.
- Цирюльников фамилияле табиб миңа: “Операция ясатмасаң, нәтиҗәсе начар булачак”, - дип белдерде. Мин ризалаштым. Гомеремне саклап калган табибларга әле дә рәхмәтлемен, - ди юбиляр.
Бүгенге көндә Хәбибрахман Гыйльфанов тормыш иптәше Марсилә Вахитовна белән бергә яши, алар 64 ел элек өйләнешкәннәр.
- Тиздән тимер туебызны билгеләп үтәчәкбез, Алла боерса, - дип өметләнәләр алар.
Аларның өч улы, дүрт оныгы һәм бер оныкчыклары бар.
- Безнең бабай таләпчән, әмма шул ук вакытта бик игелекле кеше. Мин һәм абыйларым һәр җәен биредә кунакта булдык, гөмбә, җиләк җыярга йөрдек, - дип искә ала оныгы Регина Овчинникова.
Озак яшәвенең серен ул кайгыртучан һәм яраткан тормыш иптәшендә күрә. Аның өчен ул көн саен язмышына рәхмәт әйтә. Моны ишеткәч, Марсилә Вахитовнаның күзләре яшьләнде. Алар бүген дә бер-берсенең кадерен белеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа