Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТКХ өлкәсендә коррупциягә юл куярга ярамый

Безнең районда 7 идарәче компания исәпләнә, алар 385 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә.

Кайчагында намуссыз торак-коммуналь хезмәтләр халыктан айлык счетларга кергән хезмәтләр өчен өстәмә түләүне законсыз рәвештә ала. Мондый хәл булмасын өчен идарәче компанияләргә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барырга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенең ничек баруын, коммуналь ресурслар өчен түләүнең нинди өлешен, гомуми милекне карап тоту һәм агымдагы ремонтлау буенча хезмәтләрнең нинди булуын, ә торак-коммуналь хуҗалык фондына нинди хезмәтләр күрсәтелүен аңлатырга киңәш итәләр. Фатир милекчеләре, айлык счетларны түләп, йортның гомуми милкен үз вакытында ремонтлауга исәп тотарга хокуклы. Аларга җылылык  инженерлык системасы, газ, су белән тәэмин итү, канализация, яктырту системалары, шулай ук чормалар, йорт яны территорияләренең, подъездларның торышы керә.

Әмма коммуналь хезмәткәрләр су краны, сифон, бачок, электр сүндергеч һәм розеткаларны ремонтларга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса