Тогашево авылында “Авыл кибете” республика программасы буенча халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды
Безнең районда бу программа буенча барлыкка килгән беренче кибет.
Тогашево авылында 130га якын кеше яши. Авыл халкы кибет ачылуга бик шат, алар өчен бу зур вакыйга.
- Бу кибет бик кирәк иде. Ипи, сөт, тоз алырга Сокурыга барырга туры килде, анда кадәр тугыз километр – җәяүләп барып булмый, ә машиналар һәркемдә дә юк, - ди Валентина Марасинская.
- Кайвакыт өйдә иң кирәкле әйбер булмый. Безгә ни эшләргә? Машиналар юк, җәяү ерак. Ә хәзер теләсә кайсы вакытта барып килергә була, кибет янәшәдә генә. Без бик канәгать, - дип өстәде авылдашы Мария Кушникова. Тантаналы ачылышта район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.
- “Авыл кибете” программасы буенча без республикада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 74 кибет төзедек инде, быел тагын 21не төзиячәкбез, - ди Рашат Рифкат улы. - Бүгенге көндә Питрәч районында шундый беренче кибет ачылды, икенче атнада тагын берне ачу планлаштырыла. Быел Татарстанда йөзгә якын кибет ачылачак, һәм бу программа алга таба да эшләячәк.
Шулай ук Рашат Шәймәрданов безнең республикада 800дән артык торак пунктның стационар сәүдә челтәре булмавын билгеләп үтте. Бу авылларга 120дән артык автолавка йөри. Комплекслы хезмәт күрсәтү пункты 100дән артык кеше яшәгән барлык җирлекләрдә дә төзеләчәк. Питрәчлеләрнең уңайлы тормышы өчен бүген республика программалары буенча авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, күп фатирлы йортларга ремонт ясала, ишегалларын төзекләндерү эшләре алып барыла һәм башка бик күп социаль программалар тормышка ашырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа