Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Томат согында помидор тозлау

Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез.

Томат согы өчен кирәк булачак: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 300 грамм томат пастасы, 3 данә хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә канәфер бөресе, 5 данә түгәрәк кара борыч.

Бу ингредиентларның барысын бергә салып, бераз гына кайнатып алабыз.

Уртача зурлыктагы помидорларны (бер кило чамасы), ярты литрлы банкаларны яхшылап юабыз. Банкалар төбенә 2шәр тырнак сарымсак турап салабыз. Помидорларның төбен «шпажка»-таякчык белән тишеп, банкаларга тутырабыз. Помидорлы банкаларга кайнап торган су коеп, 7-8 минутка калдырабыз (капкач белән ябып торырга кирәк). Шуннан, суын түгеп, аның урынына үзебез ясаган томат согын тутырабыз. Капкач белән борып ябып, банкаларның астын өскә әйләндереп куябыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар