Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш дәвам итә

Пановкадагы 3 нче төзәтү колониясендә ветеран хатын-кызларны җыеп, бәйрәм үткәрделәр. Моны ветераннар оешмалары советы тәкъдим итүе буенча эшләделәр.

Хатын-кыз ветераннарны котларга учреждениенең элекке башлыгы Фаил Кәримов һәм ветераннар советы рәисе Юрий Лопоухов килде.
Бәйрәм табыны артындагы эчкерсезлек һәммәсенең кәефен күтәрде. "Самоцветы" ветераннар хоры кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләгән иде. Бу да җыелганнар кәефен күтәреп җибәрде.
безнең күпләребез якыннарын югалткан кешеләр. Шуңа да ялгызлыкта, дүрт стена артында вакытларын үткәрергә мәҗбүр. Картлык гомернең бик үк әйбәт вакыты түгел. Игътибарлы, ярдәмчел, кайгыртучан кешеләр безнең тормышыбызны бизи һәм ялгызлыктан котылырга булыша. Шунысы да сөендерә, эш дәрте ташып торган Юрий Петрович Лопоухов килү белән ветераннар советы эше җанланып китте.Төрле чаралар үткәрелеп кенә тора, тарихи һәм истәлекле урыннарга, Казанга концертларга алып баралар. Истәлекле көннәр, юбилярлар хөрмәтенә очрашулар, учреждениенең яшь хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрелә, мохтаҗларга, авыруларга, ялгызларга практик ярдәм күрсәтелә. Аның ярдәмчеләре - ветераннар советы әгъзалары - Г.Ивановага, А.Егоровага, Г.Фадеевага, Н. Егоровага, Е.Ломовойга, учреждение җитәкчелегенә, Пановка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Олег Иванович Козыревка һәм төрле чараларны оештыруда катнашканнарга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйрәм ахырында ветераннар һәм кунаклар ветераннар советы рәисе юрий Петрович Лопоуховны "Җинаять-башкару системасын үстерүгә керткән өлеше өчен" Россия ФСИН директоры көмеш медале белән бүләкләнүе белән тәбрикләде.
Кичәбез бик матур килеп чыкты. Бар да бик канәгать булып, өйләренә таралышты. Алар бит бу көнне хезмәттәшләре, дуслары белән рәхәтләнеп сөйләште, аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса