Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышын куркыныч астына куеп, кеше коткарган

Пановкадагы 3 нче төзәтү колониясе янгын машинасы йөртүчесе Петр Котников чын батырлык үрнәге күрсәтә. Ул янган машинадан кешене тартып чыгара. Үз гомерен куркыныч астына куеп, чит кешене коткарып кала.

5 ноябрьдә Кәвәл авылында яшәүче Петр Котников өендә телефон чылтырый. Анда авылдан чыгу юлында машина януын хәбәр итәләр иде.

Петр Иванович 3 нче колониядә янгын машинасында эшли. Бәлки, шуның өчен дә аңа чылтыратулары булгандыр. Ул тиз генә җыенып, ике егет һәм төпчек улы белән янгын урынына барып та җитә.
Алар вакыйга урынына килеп җиткәндә, машинаның алгы өлеше яна торган була. Әйләнә-тәрәдә беркем юк. Петр Иванович егетләрне ут сүндергечне алып килергә җибәрә. Үзе машина янына чабып килә. Машина эчендә төтен, берни күренми. Ул ишекне ача. Ут шунда ук салонга ыргыла. Шунда ир-ат эчтә кемнеңдер аякларын күреп ала. Тарта башлый, әмма берни барып чыкмый.
Ул арада ялкын һаман якыная бара. Улының: "Әти, сак бул, хәзер машина шартласа!" - дип кычкыруына карамый, кысылган аягын азат итеп, хәрәкәтсез яткан ирне машинадан тартып чыгара.
Алар улы белән икәүләшеп, теге кешене ераккарак алып китәләр. Аннары хушына китерә башлыйлар. Бәхеткә, зыян күргән кеше аңына килә. Шулай да аңа медицина ярдәме кирәк була. Зыян күрүчене район хастаханәсенә алып китәләр.
Соңрак Петр Котников хастаханәгә барып хәлен белмәкче була. Әмма аны ул кеше янына кертмиләр. Әлеге мәкаләне язган вакытта алар арасында очрашу әле булмаган була.
Бүген Петр Дрожжов (икесе дә бер исемдә) үзен яхшы хис итә. Мин бу батыр кешегә сорау бирми кала алмадым:
- Янып торган машинага ташланганда сез нәрсә турында уйладыгыз?
Ул бераз дәшми торганнан соң җавап бирде:
- Белмим. Бәлки, кешене коткарып калырга кирәк дип уйлаганмындыр.
Әлеге гадәти булмаган очрак бүгенге ыгы-зыгылы тормышыбызда да батырлыкка урын булуын күрсәтә. Аны гап-гади, тыйнак кешеләр кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса