Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тормыш өчен көрәштә һәр секунд кадерле

Һәр хәрәкәт, һәр адым бәлагә юлыккан кешеләргә бер генә секундны да юкка уздырмыйча тиз арада ярдәм итүгә, аларның сәламәтлекләрен һәм тормышларын саклап калуга юнәлдерелгән. Күптән түгел питрәчлеләргә чынлыкта булган гадәттән тыш хәлдә түгел, ә тыныч вакытта коткаручыларның эшен күзәтү мөмкинлеге бирелде. Безнең районда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең республика ярышлары финалы үтте.

Республикада юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәләрен ликвидацияләгәндә авария-коткару эшләре үткәрү буенча еллык ярышлар инде унберенче тапкыр оештырыла. "2019 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы командасы" исеменә ярышлар финалында бу юлы Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан унбер команда көч сынашты.
Җиңүчеләрне чыгыш нәтиҗәләренә карап ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Марсель Шәфигуллин җитәкчелегендәге жюри билгеләде.
- Коткаручылар өчен, бу иң элек, үзләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм авария-коткару кораллары белән эш күнекмәләрен булдыру мөмкинлеге, - диде Марсель Шәфигуллин. - Монда бөтен республикадан иң яхшылар, чын профессионаллар җыелды.
Ярыш шартлары буенча, һәр командага юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләрне тиз арада һәм дөрес эвакуацияләргә, аларга беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Башта авария хәлен бәяләү, катлауландыра торган факторларны билгеләү һәм гидравлик авария-коткару коралын (ГАСИ) әзерләү. Киләсе этап – автомобильгә керү. Аннары – ишекләрне блокировкадан чыгару һәм ГАСИ ярдәмендә машинаның түбәсен демонтажлау. Соңыннан ярдәм күрсәтергә һәм зыян күрүчеләрне автомобильдән чыгарырга кирәк иде. Вакыт та, эшне башкару сыйфаты да мөһим иде. Сүз уңаеннан, командалар эшне санаулы минутлар эчендә башкардылар. Һәм чыгышларның күп өлешен судьялар шактый югары бәяләделәр. Кызганыч, катнашучыларның бай тәҗрибәсе барлыгы күренеп тора: республика юлларында һәлакәтләр саны елдан-ел югары булып кала.
- Без мондый ярышларда даими чыгыш ясыйбыз, - ди Питрәчнең 126 нчы янгын-коткару бүлеге командиры Шамил Туишев. – Кызганыч, практикада да бу күнекмәләрне еш кулланырга туры килә. Безнең район аша зур магистральләр үтә, шуңа күрә һәлакәтләр бик күп була. Кизү торганда ниләр белән генә очрашырга туры килми. Бик авыр хәлләр дә була. Безнең төп бурыч – бәлагә тарыган кешеләрне коткару. Һәм моның өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
Максималь нәтиҗәлелек өчен коткаручылар ярышлар кысаларында гына түгел, ә күп еллар дәвамында көн саен күнекмәләр ясыйлар.
- Махсус саклагыч костюм кию өчен вакыт нормативы – 22-27 секунд, - ди 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы Виталий Асафов. – Коткаручы бу вакытка сыямы-юкмы, еш кына кеше гомеренә бәйле була. Шуңа күрә, әлбәттә, даими шөгыльләнәбез. Без бит аварияләргә дә, янгыннар булган җирләргә дә чыгабыз. Һәр ситуациягә һәрвакыт әзер булырга тиешбез.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча, беренче урынны, кубокны һәм “Иң яхшы команда” исемен Яр Чаллы коткаручылары, 72 нче янгын частенең 15 нче отряды яулады. Икенче урынны 41 нче янгын-коткару частенең 4 нче отряды, өченчене 77 нче янгын-коткару частенең 2 нче отряды алды. Питрәчлеләр республика ярышлары финалында алтынчы урын алдылар.
Җиңүчеләргә дә, барлык катнашучыларга да Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов теләкләрен җиткерде. Ул коткаручыларга бу күнекмәләрнең тормышта мөмкин кадәр азрак кирәк булуын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса