Тормышны саклау өчен кирәк
Җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итү - җиңел мәсьәлә түгел.
Бүгенге тормыш шартларында аерым кешеләрне яисә аеруча мөһим булган стратегик объектларны гына түгел, ә һәрбер гади кешене дә сакларга кирәк. Уртак дошман – терроризм, аңа каршы тору өчен һәрбер объектта куркынычсызлык чаралары таләп ителә. Питрәч районында халыкны террористик куркынычтан саклау өчен нинди профилактик эшләр алып барылуы һәм нинди чаралар күрелүе турында районның терроризмга каршы комиссияләре киңәйтелгән утырышында белеп була иде.
Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршылык күрсәтүнең 2019-2023 елларга Комплекслы планы кысаларында, район территориясендә системалы һәм максатчан эш алып барыла. Агымдагы ел башыннан мәктәпләрдә, авыл мәдәният йортларында, күпфункцияле үзәкләрдә, китапханәләрдә музей хезмәткәрләре һәм яшьләр оешмалары тарафыннан төрле гомумпрофилактик 935 чара үткәрелгән. 2116 белешмәлек һәм мәгълүмати буклетлар таратылган.
- Район авыл җирлекләрендә һәм Питрәч авылының административ үзәгендә милләтләр арасында киеренкелеккә алшартлар күзәтелми, - дип билгеләп үтелде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары чыгышында.
Районда мәчет имамнары белән традицион диннәрне үстерү буенча эшләр алып барыла. Полиция хезмәткәрләре авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, мәчетләрдә тыелган әдәбият саклану буенча тикшерү үткәрәләр. Бу тикшерүдә башка районнардан һәм төбәкләрдән күчеп килгән, ислам диненең радикаль агымнарын тарату белән шөгыльләнүче кешеләрне ачыклау максаты да күздә тотыла.
- Төп диннәрдән районда ислам һәм православие диннәре өстенлек итә. Район территориясендә теркәлгән 20 мөселман оешмасы эшли, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган бер мөхтәсибәт һәм 20 мәчет бар. Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенә караган 15 православие дини оешмасы бар. Районда дини вәзгыятьнең гомуми фаразы - уңай, традицион диннәр кысаларында, - дип бәян ителде утырышта.
Районның белем бирү оешмаларында I яртыеллыкта 130 ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрелгән: “Без барыбыз да төрле”, “Этникара толерантлык – тынычлыкка һәм килешүгә юл”, “Татарстан – күпмилләтле республика”, “Төрле ил халыклары арасында үтә алмаслык чикләр юк”. Түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары уздырылган: “Безнең илебез террорсыз”, “Бергәләшеп террорга каршы”, “Терроризм үтә алмас”, “Яшьләр тынычлык яклы”, “Музыка сугыштан яхшырак”. Белем бирү оешмаларында яшь буында милләтара һәм динара хөрмәт идеяләрен тудыру максаты белән “Җәмгыять иминлегенә каршы куркыныч буларак дини-сәяси экстремизм”, “Россия – күпмилләтле ил” темалары буенча 13 мәдәни агарту һәм тәрбия чаралары үткәрелгән. Шулай ук, программа кысаларында, 457 югары сыйныф укучысы катнашында “Җирнең барлык халыклары арасында дуслык яклы”, “Экстремизм һәм терроризмга – ЮК!” темаларына 15 түгәрәк өстәл оештырылган.
“Имин шәһәр” программасы кысаларында, район үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен 26 видеокүзәтү камералары куелган. Әлеге камераларны район башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Питрәч муниципаль районы бүлекчәсе карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia