ТР атказанган физик культура хезмәткәре Илсур Дәминов бүген 65 яшьлеген билгеләп үтә
Ул үз вакытында унбер спорт төре буенча район җыелма командасы әгъзасы һәм чемпион булган. Аның ярдәмендә туксанынчы еллар азагында районда хоккей яңадан торгызыла.
Илсур Маликович Кызыл Яшьләр авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Аның әтиәнисе гомер буе төзелештә хезмәт куя. Әнисе Рузилә Абдулла кызы штукатур-маляр, әтисе Малик Низам улы балта остасы була. Күпчелек авыл малайлары кебек, уку һәм өй эшләреннән буш вакытта Илсур күрше малайлары белән туп тибәргә яраткан.
Мишә елгасы үзәнлегендә олылар ярдәме белән спорт мәйданчыгы төзедек. Анда футбол кыры, җиңел атлетика өчен секторлар бар иде, - дип искә алды ул. - Ул вакытта безнең авылда утызга якын бала бар иде. Барысы да безнең стадионга йөрделәр, яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнделәр. Безнең авылдан атказанган спорт мастерлары чыкты, - дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.
Сигезенче сыйныфка кадәр алар укырга күрше Күн авылындагы мәктәпкә йөргәннәр, көн саен җәяү дүрт чакрымга якын ара узарга туры килгән, ә Илсур дуслары белән – йөгереп бара торган булганнар, кышын чаңгыда. Тугызынчы һәм унынчы сыйныфларны алар инде Шәле мәктәбендә тәмамлаган, ул авылларыннан ун чакрым ераклыкта урнашкан.
Ул вакытта мин баскетбол белән мавыктым, башка спорт төрләре белән җитди шөгыльләнә башладым. Физкультура укытучыбыз Гыйният Әхмәтҗановның дәресләрне алып баруы миңа бик ошый иде. Аңа карап, физкультура укытучысы булырга карар иттем. Чыгарылыш кичәсе көнендә район данын якларга Казанга ярышларга бардым. Аттестат алу өчен мәктәпкә кайтып җитәргә дә өлгердем. Залга кергәч, нәкъ менә мәктәп директоры минем фамилиямне атады, - дип сөйләде Илсур Маликович.
Мәктәптән соң ул Архангельск өлкәсенә армиягә китә, анда ул футбол һәм җиңел атлетика буенча полк җыелма командасы әгъзасы була. Хезмәтен тәмамлаганнан соң, Тәтеш техникумына физкультура бүлегенә укырга керә. 1980 елда юллама буенча Керәшен Сәрдәсе
мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Яшь, көчле егет җиң сызганып эшкә керешә. Остазы кебек үк, дәресләрне бөтен күңелен биреп алып барган ул, шуңа да укучылары аны бик яраткан. Дәресләрдән соң спорт секцияләре уздырган, балалар да анда бик теләп йөргәннәр. Ул вакытта мәктәптә биш йөздән артык бала булган, шулай ук күрше авыллардан да килеп укыганнар.
Мин Иске Йорттан Керәшен Сәрдәсенә кадәр һәр тренировкага чабып бара идем. Илсур Маликович белән без барыбыз да рәхәтләнеп шөгыльләндек. Бу юкка гына түгел, - ди элеккеге укучы, атказанган спорт мастеры Рөстәм Гыйниятов.
Ул район, Татарстан һәм Бөтенроссия сабантуйларында йөз тапкырдан артык абсолют батыр булды.
Укытучыбыз бездә спортка мәхәббәт тәрбияләде. Ул яхшы кеше һәм искиткеч остаз. Әлегә кадәр һәр очрашуда җылы, дустанә аралашабыз, - дип өсти тагын бер элеккеге укучысы Татьяна Афанасьева.
Илсур Маликович Керәшен Сәрдәсендә күңеленә якын эшен табып кына калмаган, ә мәхәббәтен дә очраткан. Булачак тормыш иптәше Гөлсинә бу авылга практикага математика укытучысы булып килгән. Алар мәктәптә танышканнар, 1982 елда өйләнешкәннәр. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, барысы да югары белем алган. Дәминовларның җиде оныгы бар. Иң олысы Алинә әби-бабасы юлын сайлап, югары уку йортына педагогия факультетына укырга керергә тели. Илсур Маликович үз вакытында читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
1985 елдан башлап Илсур Дәминов «Уңыш» район ирекле спорт җәмгыятен җитәкли. 2011 елдан лаеклы ялга чыкканчы ДОСААФның рәисе була. 2004 елдан алып бүгенге көнгә кадәр милли көрәш буенча район җыелма командасының өлкән тренеры булып тора. Ул Татарстан һәм Россия буенча төрле турнирларда чемпион булган укучылары белән горурлана. Алар арасында армспорт буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастерлары Рафаэль Сафиуллин, Рөстәм Гыйниятов, Татарстан Республикасының спорт мастерлары Рәшит һәм Рәис Сафиуллиннар, Вакыйф Тимербаев, Әнис Миндубаев, Заһретдин Шәйхетдинов һәм башкалар бар. Хәзер Илсур Маликович лаеклы ялда. Балык тота, гөмбә җыя, балта эше белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа