ТР Яшьләр эшләре буенча министрның яңа урынбасары билгеләнде
Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Владислав Усанов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары вазыйфасына билгеләнде.
Усанов министрлыкта 2005 елда эшли башлаганнан бирле яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора. 2013 елдан башлап ул җитәкче вазыйфаларын башкарды. УЛ яшьләр оешмалары белән эшләүне, министрлыкның дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук яшь буынның һөнәри һәм иҗади яктан үсеш мәсьәләләрен контрольдә тотты.
Усановның вазыйфага керешүе турындагы документка ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia