Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Президенты Питрәч кошчысын яхшы эше өчен шәхсән үзе мактады

«Ак Барс» кошчылык комплексының тәҗрибәле хезмәткәре Дарья Шашкинага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

Бала чакта ул профессионал сатучы булырга уйлаган. Әмма бу аның иң зур хыялы дип әйтү дөрес булмас. Дарья Николаевна бары тик тизрәк үзе акча эшли башларга теләвен яшерми. Мәктәптә тырышып укыган ул, аңа хәтта институтка барырга киңәш иткәннәр, ләкин: «Кая инде миңа, гади Янсуар авылы кызына, югары уку йортына укырга керү», - дигән уй аны бу адымнан туктатып калган. Шуңа күрә бер дус кызы белән бергә Казанның сәүдә училищесына укырга кергән. Ул чакта кибетләр хәзерге кебек чат саен булмый, сату эшенә дә теләсә кемне алмаганнар – башта укып чыгарга кирәк булган. Язмабызның герое да бер ел укып диплом алгач кына белгечлеге буенча эшкә урнашкан. Аннары барысы да алдан төзелгән график буенча бара кебек: Дарья Николаевна кияүгә чыга, бала таба. Әмма 1992 елда гаилә башлыгы вафат була, Дарья Николаевнаның тормышы шулай итеп тамырдан үзгәрә. Кыз туганнарым белән якынрак булыйм дип, балаларын җыеп ул Питрәчкә күченә. Шул ук елның 7 сентябрендә аны кошчылык комплексына кош караучы итеп эшкә алалар, ул бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Элек кул хезмәте күп булса, хәзер барысы да автоматлаштырылган. Эш көне сигездән башлана, ләкин кош караучы эшкә еш кына алтыга ук килә. Барысын да үз җаена, ашыкмыйча гына башкарырга ярата ул. Эш киемнәрен кия, юына һәм кошлары янына килә, анда чит кешеләргә керү катгый тыелган. Сменага ике кош караучы һәм бер оператор гына керә. Алар карамагында тәүлеклек чебиләрдән кырык көнгә кадәр булган 85 мең чеби бар. Кош караучыга аларны игътибар белән карарга кирәк.

Көнебез чебиләрне әйләнеп карап чыгуга китә. Аларның комбиазыгы, суы бармы-юкмы, аларга җылымы-юкмы икәнен тикшерәбез. Бернәрсәне дә онытырга ярамый. Кечкенә чебиләр өчен иң мөһиме – микроклимат, аларны 33 градус температурада кабул итеп алабыз. Салкын булмасын өчен даими күзәтеп торабыз, - дип аңлата Дарья Николаевна. - Безнең эш авыр һәм бик җаваплы, без һәрвакыт аяк өстендә. Шуңа да карамастан, эшем миңа рәхәтлек бирә. Мин кошлар белән сөйләшәм, аларга эч серләремне сөйлим, кайчак җырлап та күрсәтәм әле. Алар иң яхшы әңгәмәдәшләр, мине алар тыныч кына тыңлыйлар, артык сорау биреп йөдәтмиләр – диде елмаеп әңгәмәдәшем.

Үзе әйтүенчә, ул хайваннар белән бәйле һөнәр сайлармын, дип уйлап та карамаган булган. Гаилә хәлләре Питрәчкә китергән, монда ул үз һөнәрен, үз юлын тапкан. Дарья Николаевна эшләү дәверендә күп бүләкләргә лаек булган. Күп санлы грамоталары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале бар аның, хәзер менә лаеклы исем өстәлде.

Рөстәм Миңнеханов Казанда безне зур сәхнәдә шәхсән бүләкләде. Бу бик күңелле булды. Безне бик җылы каршы алдылар һәм кабул иттеләр. Рөстәм Нургалиевич белән тантанада бераз аралаштык. Ул: «Яхшы эшлисез», - диде. Мин, чыннан да, эшләмичә тора алмыйм. Беркайчан да, арыдым, дип зарланмыйм. Арырга ярамый, һәрчак хәрәкәтләнергә кирәк, – дип киңәш итә Дарья Николаевна.

Ул үзе бу кагыйдәне тайпылышсыз үти. Җәен эштән соң теплицага йөгерә, помидор, кыяр, борыч үстерә. Кышын үсентеләрне үзе әзерли: аларны утырта, сирәкли, тәрбияләп үстерә. Ике оныгы белән вакыт үткәрергә ярата. Кызы Алена аның белән бергә ветеринар булып эшли. Дарья Николаевна биш ел элек пенсиягә чыккан булса да, эшен калдырырга җыенмый.

Китәсем килми әле. Сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә, мин эшләвемне дәвам итәчәкмен, - дип йомгаклады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса