Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТРның атказанган физкультура хезмәткәре Равил Төхфәтуллин бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Педагог үзенең бөтен гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган

Беренче дәрес... Бер генә укытучы да аны оныта алмый. Шулай ук Равил Сибагатович та үзенең физкультура укытучысы буларак беренче дәресен яхшы хәтерли.

Бу 1974 елның көзге бер матур көне иде. Ленино-Кокушкино урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында мин дүртенче сыйныф укучылары өчен җиңел атлетика буенча беренче физкультура дәресемне үткәрдем, - дип искә ала ул. - Дөрес, практикада мондый дәресләрне үткәргән бар иде инде, әмма ул чакта студентларга һәрвакыт тәҗрибәле физруклар булышып җибәрә иде.

Укытучы сүзләре буенча, аның беренче дәресе тыныч үткән һәм бик файдалы булган. Бу сыйныф укучылары үзләре дә спортны ярата торган булган. Алга таба физкультура укытучысы һөнәрен сайлаган Владимир Авдеев белән Марсель Миңнуллин нәкъ менә шул сыйныфта укыган да инде. Владимир әлегә кадәр туган мәктәбендә физрук булып эшли. Равил Сибагат улы укучылары Илшат Шәфигуллин, Фәнис Миңнуллин да бу эшне гомерлек һөнәрләре итеп сайлаган, ә Рәфикъ Дәүләтшин кикбоксинг буенча РФнең атказанган тренеры дәрәҗәсенә ирешкән.

Язмам герое Олы Әтнә авылында Гарифә Шәяхмәт кызы һәм Сибагат Төхфәтулла улы гаиләсендә бишенче бала булып туган. Әти-әнисе гади колхозчылар. Равил балачактан спортка тартылган, шуңа күрә урта мәктәпне тәмамлагач, язмышын физкультура һәм спорт белән бәйләргә карар иткән. 1970 елда ул Казан педагогика институтының физкультура факультетына укырга кергән.

Аңа берничә тапкыр Ленино-Кокушкинода булырга туры килгән, бу авылны бик ошаткан, кайчан да булса анда яшәргә һәм эшләргә хыялланган. Аның хыялы тормышка ашкан, яшь укытучыга институттан соң нәкъ менә Ленино-Кокушкино мәктәбенә юллама биргәннәр. Аның кулыннан килмәгән эше юк: ул эретеп ябыштыручы да, балта остасы да, буяучы да. Башта укытучылар һәм укучылар белән спорт мәйданчыгын төзекләндергәннәр. Равил Сибагатович искә төшергәнчә, мәктәп зур булган, анда 27 торак пункттан балалар укыган. Спортка балалар гына түгел, бөтен авыл яшьләре һәм хәтта олыраклар да тартылган. Спорт заллары беркайчан да буш тормаган, кичке 10га кадәр аларның ишекләре теләүчеләр өчен ачык булган. Иң популяр төрләр - баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика. Мәктәп коридорында гына өстәл теннисы өчен сигез өстәл торган. Шулай итеп ул балаларга һәм олыларга спортка мәхәббәт тәрбияләгән, үзе дә актив шөгыльләнгән. Кыска буйлы булуына карамастан, ул 165 сантиметр биеклеккә бик җиңел сикерә торган бул ган. Ул өйрәткән командалар республика һәм район ярышларында актив катнашкан һәм алар һәрвакыт призерлар рәтендә булган.

Мәктәп укытучыларының җыелма командасы да районда иң көчлеләрнең берсе була, аларга Питрәч, Пановка һәм башка авыллардан иптәшләрчә уеннарга килгәннәр. ГТО нормаларын тапшыруга җентекләп әзерләнеп, барысы да диярлек дүрткә, бишкә тапшырган.

1986 елда Ленино-Кокушкинода яңа мәдәният йорты (соңрак яшьләр үзәге) ачыла, анда зур уен залы була. 2001 елда спорт залының өлкән тренеры итеп билгеләнгән Равил Сибагатовичны биредә дә зур эш көткән. Аның җитәкчелегендәге команда тренажер залларын җиһазлый, анда көч күнегүләре һәм авыр атлетика белән шөгыльләнергә мөмкин була.

1978 елда Равил Сибагат улы Хәния Хикмәтулла кызына өйләнә, ул шулай ук мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшли. Алар ике бала үстергәннәр, уллары Альберт һәм кызлары Айгөл. Физкультура укытучысы лаеклы ялга узган ел гына киткән. Хәзер аның үзен яраткан хоббиена багышларга мөмкинлеге бар. 10 сутый дача участогында теплица бар. Равил Сибагатович барлык салатларны үзе әзерли, яшелчәләр тозлый. Ул шулай ук гөмбәче дә әле, гөмбә сезонында күрше төбәкләргә дә барырга мөмкин. Элеккеге укучылары һәм хезмәттәшләре аның турында горурланып, сокланып сөйлиләр. 2003 елда физик культура һәм спорт өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Равил Төхфәтуллинга «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Бүген Равил Сибагатович үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк, аңа 70 яшь тула. Ул үз гомерен заяга үткәрмәгән, ә аны яраткан эшенә багышлаган һәм укучылары, хезмәттәшләре, дуслары арасында зур хөрмәт казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса