"Царево Вилладж" торак комплексында гыйнварның 10 көне эчендә 2640 кубометр кар чыгарылган
Гыйнвар ае карлы булды
«Царево Вилладж» торак комплексында көн саен кар чистарталар. Бу эшкә 12 техника, 30дан артык ишегалды җыештыручы һәм 45тән артык хезмәткәр җәлеп ителгән.
Күп кар явып торганда, иң элек подъездлар һәм тротуарлар янындагы керү төркемнәре, аннары йортлар тирәләре һәм торак комплексның калган территориясе чистартыла.
1-9 гыйнварда торак комплекс территориясеннән 2640 кубометр кар чыгарылды. Биредә яшәүчеләр кар чистарту сыйфаты буенча мобиль кушымта аша комментарий калдыра алалар, анда фотоматериал беркетү мөмкинлеге дә бар. Хәзерге вакытта халыкка уңайлы йөрү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, - дип сөйләделәр ТКХ сервис компаниясе вәкилләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia